Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Прокуратурасының армиягә чакырылудан качу очракларын тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды

2019 елда прокурорлар хәрби бурыч һәм хәрби хезмәткә чакыруны оештыру буенча Инструкцияне бозуның 210 очрагын ачыклаган. 114 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Татарстан Прокуратурасының хәрби хезмәткә чакырылудан качу очракларын тикшерү нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта прокурорының өлкән ярдәмчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Бариев сөйләде.

Әйтик, узган елның язында 3321 кеше армия сафларына чакырылган (2018 елның язында — 3179). 2019 елның көзендә 3511 татарстанлы хезмәт итәргә китте (2018 елның көзендә-3484 кеше).

Прокуратура мәгълүматларына караганда, Татарстанда  2018-2019 елларда армиягә чакырылу оешкан төстә үткәрелгән.

2019 елда прокурорлар хәрби бурыч һәм хәрби хезмәткә чакыруны оештыру буенча Инструкцияне бозуның 210 очрагын ачыклаган. 114 кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Моннан тыш, 2019 елда ТР Тикшерү комитеты армиядән качып йөргән өчен 28 җинаять эше кузгаткан.

Әйтик, Казанның 26 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган, ул әле 2016 елда ук чакырылырга тиеш булган, әмма армиядән качып калган. Җинаятьчене тапканнар, суд аны 15 мең сумга штрафка тарткан.

Хәзерге вакытта Татарстан прокурорлары бу юнәлеш буенча көчәйтелгән эшләвен дәвам итәләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев