Батырлыгы һәм хезмәткә тугрылыгы өчен полиция лейтенанты Марсель Бәдретдинов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнәчәк. Бүләкне Эчке эшләр хезмәткәрләре көне уңаеннан үткәрелә торган тантаналы чарада Президент тапшырачак.
Искәртеп үтәбез, "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, 9 ноябрьдә Казанның Пушкин һәм Карл Маркс урамнары чатында инспекторның документлар күрсәтүен үтенүгә җавапка, рульдә утырган хәрби тикшерүче машинасы газына басып, алга ыргылган һәм китеп барган.
Машина бәрүдән Бәдретдинов берничә метрга "очкан". Ул шунда ук торып баса, юл кагыйдәләрен бозучыны тоткарларга аңарга хезмәттәше ярдәмгә килә. "Татар-информ"га билгеле булганча, әлеге хәрби тикшерүче, узган ел ЮХИДИ хезмәктәрләре туктаткач, медицина тикшерүе узудан баш тартканы өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган.
Нет комментариев