Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Президенты: безнең нефть күп, әмма полимер һәм каучуклар белән акча эшләячәкбез

Татарстан нефть табышын элеккеге кебек үк «кара алтын» сатудан түгел, ә төрле нефть продуктлары сатудан алырга планлаштыра.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР финанс, казначылык һәм салым органнарының йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.
«Мин ышанычлы әйтә алам: безнең нефть төрле формаларда бик күп. Нефть сәнәгате булды һәм шулай калачак та. Әмма без нефть сатмаска, аны эшкәртергә, нефть химиясе продуктларына, полимерларга, каучукларга күчерергә ниятлибез. Моның белән акча эшләячәкбез", - дип ассызыклады ул.
Республиканың нефть керемнәре кимүгә карамастан, бу чор узачак. Нефть бәяләре акрынлап тотрыкланырга тиеш, дип саный Татарстан Республикасы Президенты: 
«2020 елның сигез аена 34 млрд.сум узган елга карата минус бар. Бу бик авыр. Әмма федераль ярдәм әлегә зур түгел, без әле ярдәмгә өметләнәбез. Без хәлне төзәтәчәкбез,"-диде Рөстәм Миңнеханов.
 Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/official/10-09-2020/prezident-rt-u-nas-mnogo-nefti-no-zarabatyvat-budem-na-polimerah-i-kauchukah-5770189

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев