Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны балалар бакчаларына кабул итүнең вакытлыча кагыйдәләрен аңлатты

«Республикада 12 майдан штат режимында балалар бакчалары эшли башлаячак, - диелә Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында үз-үзеңне изоляцияләгәннән соң мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итү тәртибе турында сөйләделәр.

«Республикада 12 майдан штат режимында балалар бакчалары эшли башлаячак, - диелә Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.
- Ата-аналарга балаларны вакытлыча кабул итү тәртибенә игътибар итәргә кирәк".

Аерым алганда, ата-аналарга бала сәламәтлеге торышы турында белешмә алып килергә кирәкми.  Белешмәләрне участок педиатрлары телефон аша мөрәҗәгать иткәннән соң бирәчәк.

- Белешмәләр электрон почта яки мессенджерлар аша биреләчәк. Белешмә фотографиясе яки аның сканерланган күчермәсе җибәрелә".

Ведомствода әйтүенчә, балалар бакчаларында иртәнге якта баланың сәламәтлеге торышын тикшерүне көчәйтәчәкләр. Балалар бакчаларына ОРВИның билгеләре булган балаларны кабул итмәячәкләр.

Балалар бакчаларына вакытлыча кабул итү тәртибе ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев