Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР Конституциясенең 25 еллыгына багышланган чарада мөслимлеләр дә катнашты

27 октябрь көнне Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте.

Чарада ТР Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Тантага РФ һәм ТР депутатлары, министрлык вәкилләре чакырылган иде. Әлеге тантанада Мөслим районыннан "Бердәм Россия" сәяси партиясе Мөслим җирле бүлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова һәм "Мизгел" яшьләр үзәге директоры, Мөслим авыл җирлеге депутаты Эльвира Гәрәева катнашты. Чарада катнашучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзләрен җиткерде. Александр Сладковский исемендәге Дәүләт симфоник оркестры сәламләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев