Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР халкын Covid-19 курку аркасында ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска чакырдылар

Мондый киңәшне РКБның баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин әйтте.

Татарстанлыларга Covid-19 авыруыннан курку сәбәпле, планлы һәм ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска киңәш иттеләр. Мондый киңәшне РКБның баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин әйтте.
«Республика халкын ышандырасым килә, чиста стационарга, ашыгыч һәм планлы медицина ярдәме күрсәтелә торган урыннарга мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәк. Ай ярымнан соң пандемия тәмамланачак дигән уй белән утыру дөрес түгел. Әгәр нинди дә булса проблемалар бар икән килергә, мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде табиб. 
Татарстанның медицина учреждениеләрендә буфер зоналары булдырылды. Бу изоляцион бүлекләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев