Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР халкын "Буыннар бәйләнеше – хатларда тарих" проектында катнашырга чакыралар

Конкурс 15 майга кадәр уза. Акциянең тулырак шартлары белән historyinletters.ru сайтында танышырга мөмкин

Татарстан халкы «Буыннар бәйләнеше – хатларда тарих»федераль проектында катнаша ала. Әлеге проект Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм Россиядә Хәтер һәм Дан елына багышланган социаль акция булып тора.

Сугыш вакытында фронт хаты солдатны аның туганнары белән бәйләгән бердәнбер өмет символы булган. Хәрби гамәлләр вакытында 11 млрд. нан артык хат язылган, әмма аларның барысы да алынмаган, күбесе җавапсыз калган.

Historyinletters.ru яңа цифрлы платформада теләге булган һәркем үзенең үткәненә юлламасын җибәрә ала, сугыш чорыннан калган фронт хатына җавап биреп, яшь солдатка, тыл хезмәтчәненә мөрәҗәгать итә ала.

Үз җавапларыгызны теләсә кайсы форматта – текст, аудио яки видео рәвешендә өстәргә була. Иң яхшы җавап авторларына истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Конкурс 15 майга кадәр уза. Акциянең тулырак шартлары белән historyinletters.ru сайтында танышырга мөмкин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев