Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР авылларында яшәүче өченче һәм аннан соңгы бала тапкан хатын-кызларга 100әр мең сум акча түләячәкләр

Министр әйтүенчә, моныңчы хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өченче бала туган өчен генә бирелгән.

Татарстанда авылда өченче һәм аннан соңгы бала туган өчен 29 яшькә кадәрге хатын-кызларга бер тапкыр 100 мең сум түләнәчәк. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

"Бүген 29 яшькә кадәр хатын-кыз өченчесен генә түгел, дүртенче, бишенче һәм башка баланы да тапса, аңа бер тапкыр 100 мең сум күләмендә акча түләнә. Бу-балалар туганда бик кирәкле акчалар", - дип аңлатты Зарипова.

 Министр әйтүенчә, моныңчы хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү өченче бала туган өчен генә бирелгән.

"2016-2018 елларда гына да 29 яшькә кадәрге 124 хатын-кыз өченче баланы гына түгел, ә дүртенче, бишенче, алтынчы сабыйның әнисе булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бу уңай карар кабул ителде", - диде Эльмира Зарипова.

Милли проектлар 2019 ел башыннан тормышка ашырыла. Татарстанда «Демография» милли проектын тормышка ашыру өчен 2020 елда 8,7 млрд.сум бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев