ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: Татарстанда ике айлык азык-төлек запасы булдырылды
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, Татарстанның бүлү үзәкләрендә азык-төлек запасы булдырылды, ул кимендә ике айга җитәчәк.
Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада булдырылган продукция запасы даими тулылана", - дип билгеләп үтәләр ведомствода.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков: «хәзерге вакытта без республика халкын үзебез җитештерү хисабына төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез», - дип ассызыклады.
Элегрәк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы төбәк халкын азык-төлек товарларын күпләп сатып алып, ажиотажга бирешмәскә чакырды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың азык-төлек базарларындагы хәлләрне тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев