Төп бүләк иясе
Хәбәр итүебезчә, Мөслим-информ 2021нче елның беренче яртыеллыгы өчен “Авыл утлары” газетасына язылучылар арасында бүләк уйнатты. Үрәзмәт авылыннан Эльвира Хәйретдинова төп бүләк – какланган каз отты.
– Район газетасына язылмый калганыбыз юк. “Авыл утлары”н тормыш иптәшем Юлдаш белән бик яратып укыйбыз. Узган ел газетада безнең гаилә турында да зурлап язып чыктылар. Бүләк уйнатуда беренче генә катнашуым. Әле анысында да газетага язылу турындагы квитанцияне авылдагы почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе Рүзилә Шәмсиева җибәргән булган. Төп бүләк отуыбызны белгәч, бик сөендек. Тәмле каз өчен фермер Ирек Хәмәдишинга зур рәхмәт әйтәбез, – ди Эльвира Хәйретдинова.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев