Торыш авылы Вәлиевләргә карап тора
Безнең авыл район үзәгеннән шактый ерак. Урман эченә сыенып утырган искиткеч матур төбәк булса да, соңгы елларда илдә барган үзгәрешләр авылда яшәгән хезмәт яшендәге кешеләргә эш табу, яшәү чыганагы булдыруны шактый кыенлаштырган иде. Күпләре читкә китеп акча эшләүгә күчте. Ихатасында мал-туар, кош-корт асрап көн күрүгә калучылар да булды. Әкренләп булса да, фермерлык хәрәкәтенә кушылучылар да күренә башлады.
Аларның берсе – армия хезмәтен тутырып кайту белән җиң сызганып эшкә керешкән Илмир Шәрифуллин. Ә менә авылга чын мәгънәсендә җан өргән, 6-7 кешегә эш урыны булдырган ирле-хатынлы Вәлиевләр турында аерым сөйлисем килә. Алар – авыл халкының зур ышанычы, терәге бүген.
Колхозлар таркалып, гомер буе төзегән торак-каралтыларны кем ничек сүтә ала, шулай туздыра башлаган бер мәлдә, нәсел җебе Торыш авылына бәйләнгән Мөхәммәтвәли бабайның оныгы Илшат, авыл аксакаллары белән киңәшләшкәч, казлар үстерү белән шөгыльләнергә теләген белдерде. Билгеле инде, төрле карашлар булды. Булдыра алырмы, район үзәгеннән бигрәк ерак авыл бит диючеләр табылды. “Булдырырсың, тырыш бул, безнең хәләл көчебез белән төзелгән каралты-кураларны сүтәргә ирек бирмичә, авылыбызны, авылдашларны кайгыртасың икән, без сиңа фатиха бирәбез!” – диде торышлылар.
Вәлиевләр җиң сызганып эшкә кереште. Тузган торакларны ремонтлап, яңартып, барлык участокны чүп-чардан арындырдылар. Техника сатып алдылар. Авыл эчендәге юлларны кардан арындыру өчен бульдозер алгач, куанычыбыз эчебезгә сыймады. Торышның гына түгел, күрше авылларның да урамнарын кардан арындырып, чистартып тора алар. Авыл җирлеге советы һәм халык белән тыгыз элемтәдә эшли Илшат. Үзләре файдаланган участокны чистартканнан соң, үлән орлыгы сибеп чыктылар. Җәй буе ул гөлбакчадай чәчкәгә күмелеп утырды. Мәңгелек чүп оясыннан гөлбакча ясадылар.
Әле кешедә эчке матурлык, күңел байлыгы дигәне дә бар бит. Илшат белән Ландыш авыл халкының рәхмәтен, хөрмәтен казанды. Өлкәннәргә аеруча игътибарлы алар. Бәйрәмнәрдә һәрвакыт искә алып хөрмәтлиләр, чәй өстәлләре әзерләргә ярдәм итәләр. Каз өмәләре дә бик күңелле уза. Авылның яше-карты, сөенә-сөенә, өмәләргә йөри. Клубта үткән ремонт эшләрендә зур ярдәм күрсәтә Вәлиевләр. Гомумән, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, кире борганнары юк. Ит кирәкме, салам, печән, фуражмы, техникамы, берәр җиргә барырга машина-мазармы – барысына да уңай җавап аласың. Илшат үзе – бик гади, аз сүзле кеше. “Ярар”, “кирәк бит” дигән сүзләр аның аз сөйләп күп эшли торган ир-егет булуын раслый.
Аллага шөкер, авыл урамына асфальт җәелгән. Тик асфальт салынмаган өлеше дә бар. Быел җәй юлларга гравий җәюдә, зиратка юл күтәреп таш түшәүдә җирле үзидарә белән берлектә Илшатыбыз да зур хезмәт куйды. Авылыбыз белән чишмә суы эчәбез бүген. Суүткәргечләрне сузу да, чистарту да Илшат өстендә.
Күрше-тирә авылларда бер дигән ферма тораклары, каралты-куралар сүтелеп, җимерелеп, таланып беткәндә, Торыш авылына килгәндә әллә кайдан балкып торучы төзек ап-ак сарайлар биредә чын хуҗа эшләгәнен күрсәтә. Авылыбызны яшәтүче, яшәртүче Вәлиевләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да эшләре уңышлы булсын!
– Авылга кайтып керүләре күңелле. Илшат абыйда эшләп, авылда калырга теләк белдерүче яшьләребез дә бар. Бу – үзе бер куаныч. Димәк, авылыбыз яши, дигән сүз. Ландыш һәм Илшат Вәлиевләргә алга таба да эшләрендә зур уңышлар телибез. Алга таба да, Торыш халкын үз канатлары астына алып, эшле итеп яшәргә язсын! – ди Миләүшә Миңнегалиева.
Хөмәйрә Садирова.
Торыш.
Әлфинур Ногманова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев