Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышым чәчәккә тиң

Чәчәкләр... Нинди матур сүз. Бу сүздә күпме матурлык, гүзәллек һәм нәфислек ята. Аның тарихы да шулай башланды. Ксения Иванова... “Софья фловерс” чәчәк студиясенә нигез салучы, уңышлы тренер Инсаф Хановның хатыны, искиткеч матур кыз Софьяның әнисе. 

Ксения Иванова – югары белемле юрист, әмма үз тормышын чәчәкләр дөньясы белән бизәргә була. Бүген үз бизнесында уңышлы хатын-кыз ул. 
– Чәчәкләр ул – минем тормышым. Үз көчемә ышанып, эшемне ачарга булдым. 2012 елда җирлегебездә “Софья фловерс” исемле беренче чәчәк студиясен ачтым. Ни өчен “Софья”? Чөнки балачакта кызым булсын дип хыялландым һәм аны Софья дип атарга теләдем. Чәчәк студиясенә нигез салганнан соң, ел ярым вакыт үткәч, кызыбыз Софья дөньяга килде һәм минем хыялым тормышка ашты, – ди Ксения. 
8 ел “Софья фловерс” чәчәк студиясе халыкка шатлык өләшә. Флорист ул – уникаль һөнәр. Ләкин моның өчен укырга, яңа күнекмәләр алырга кирәк. Ксения флористика буенча 7 сертификатка ия. Ул заманча флористика мәктәпләрендә, чәчәк остаханәләрендә белем алды. Ксения моның белән генә чикләнергә уйламый. Ул чәчәк дөньясы белән якыннан танышуын дәвам итәчәк һәм Мөслим районын чәчәк модасының заманча тенденцияләре белән сөендерәчәк әле. 
Бүген Ксения Иванова үз өендә ясалган чәчәк остаханәсендә һәм онлайн режимда эшли. Чәчәк кирәк булганда, теләсә кайсы вакытта Ксениягә шалтырата, яза, заказ бирә аласыз. Иң матур, зәвыклы букетлар һәм композицияләр якыннарыгызның күңелен әле бик озак вакыт җылытыр. 
Шәхси аккаунт: Instagram – @_ksenia_sofia_flowers_ 
Эш аккаунты: Instagram – @_sofia_flowers_ Тел: 8-927-043-43-71. 
Лилия Шәймиева. 
Автор фотосы.

Реклама хокукында

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев