Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тормышка 10 мең адым

Узган җомгада өлкән яшьтәге райондашларыбыз шундый акциягә чыкты. Егермеләп райондашыбыз биш-алты километр араны җәяү үтте.

Җәяү йөрү сәламәтлек өчен файдалы, диләр. Ул тонусны күтәрә һәм йөрәк-кан тамырлары системасының эшчәнлеге өчен файдалы. Җәяү йөрү умыртка баганасын һәм суставларны ныгытуда, эчке органнарны кислород белән баетуда, кан басымын көйләүдә зур роль уйный.

АКШ галимнәре даими җәяү йөргән кешеләр кискен респиратор авырулар белән башкалардан 25 процентка кимрәк авырый, тизрәк ябыга һәм кан тамырлары авыруларыннан азрак интегә, дигән фикергә килгән. Җәяү йөрү стресстан да ярдәм итә, диләр.

“Тормышка ун мең адым” акциясендә катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова сәламләде. Район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, Россия пенсионерлар берләшмәсенең Мөслим бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәрипов өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләде. Медицина хезмәткәренең хәер-фатихасын алып, өлкәннәр акциягә старт бирде.

– Өлкәннәр актив, тик ятмыйбыз. Скандинавча йөрүчеләр күп. Кыш көне чана-чаңгы шуабыз. Йогага йөрибез. Сәламәт булу өчен барысын да эшлибез, – ди Әлфия Измайлова.

– Җәяү йөрү файдалы инде ул! Мин көн саен стадионга “таяклар белән” йөрергә чыгам. Үз сәламәтлегебезне үзебез кайгыртмасак, кем кайгыртыр?! Актив булырга кирәк, – ди Тәгъзимә Сәхбетдинова.

“Нигә 10 мең адым?” – дигән сорау туарга мөмкин. Әлеге сан беренче тапкыр 1964 елда Токиода узган җәйге Олимпиададан соң телгә алына. Ул чорда япониялеләр спорт белән “җенләнә”. Олимпиададан соң адым үлчәү җайланмалары (шагомер) сатуга чыга. Әлеге җайланманы уйлап тапкан табиб кулланган калорияләрне яндыру өчен көненә ничә адым үтәргә кирәк булуын санап чыгара. Шушы стереотип бөтен халыкның фикерен үзгәртә.

10 мең адымны берьюлы, тоташ үтү файдалырак, дигән фикер бар. Җәяү йөрүне системалы (көн саен) башкару кирәк. Йөргәндә арка – туры, куллар ирекле булырга тиеш. Дөрес сулау мөһим: һаваны борын белән алабыз, авыз белән чыгарабыз. Җәяү йөргәндә сөйләшү ритмны боза. Ач карынга җәяү йөрү җиңелрәк.

Җәяү йөрү өчен яшь буенча чикләүләр юк. Әмма йөргәндә үз сәламәтлегеңә, хәлеңә игътибар итәргә кирәк. Тын бетә яки пульс арта икән, туктап, ял итәргә киңәш ителә. Салкын тигән, чирләгән килеш җәяү йөрү ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев