“Тоннель”дә бар да күренә
ЮХИДИ хезмәткәрләре “Тоннель” операциясе кысаларында район үзәгендәге Яшьләр урамында автотранспорт чараларын йөртүчеләрне тикшерде
Автоинспекторлар ике сәгать дәвамында юл йөрү кагыйдәләрен бозган 8 шоферны ачыклаган, аларның өчесесе куркынычсызлык каешларын такмаган. Балаларын машинада махсус креслодан башка йөрткән 3 шофер административ җаваплылыкка тартылган. “Ел башыннан әлеге чара икенче мәртәбә үткәрелде. Кайбер шоферларның машиналарындагы дәүләт номерлары да тиешле тәртиптә түгел, алар һәрвакыт чиста, күренеп торырга тиеш”, – ди районның ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев