“Тонировка” операциясе бара
Аның кысаларында өч райондашыбызга административ беркетмә төзелгән.
11 ноябрьдән республика буенча “Тонировка” операциясе бара. Аның кысаларында өч райондашыбызга административ беркетмә төзелгән. “Рейд вакытында тәрәзәләре тонировкаланган машина хуҗаларын туктатып штраф салу белән генә чикләнмиибез. Тәрәзәдәге пленкалар урында ук куптарыла. Бу төр хокук бозу өчен 500 сум штраф каралган”, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов. ДАИ инспекторы тонировка өчен кабат туктата калса, үз гаебен аңламаган машина шоферы 15 тәүлеккә тимер рәшәткә артына утырырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев