Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Зөһрә Солтановадан бик тәмле торт рецепты

Ташлыяр авылы кызы Зөһрә Солтановадан бик тәмле торт рецепты тәкъдим итәбез. 

Гаиләдә бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә торт белән чәй эчәргә яратабыз. Кибетнекенә караганда, өйдә әзерләнгән торт туклыклырак та, тәмле дә, файдалырак та, дияр идем. Караҗимеш тортын балалар да ярата. Караҗимешле булгач, ашказанына да, эчәклекләргә дә бик файдалы ул. 
Камыр өчен 100 г атланмай, 3-4 йомырка сарысы, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы каймак, аш серкәсе белән сүндерелгән ярты балкашыгы чәй содасы, ике стакан он кирәк булачак. Алардан камыр басып, өч корж пешерәбез. 
Кремны 250-300 г караҗимеш, 250 г атланмай, 1 стакан шикәр комы, 500 г каймак, 100 г әстерхан чикләвеге кушып ясыйбыз. Суда җебетелгән караҗимешне иттарткыч аша үткәрәбез. Шикәр комын икегә бүлеп, атланмай һәм каймак белән аерым-аерым яхшылап болгатырга кирәк. Соңыннан караҗимеш, атланмай һәм каймакны, чикләвекне бергә кушабыз. Әзер кремны коржларга сылыйбыз да тортны өеп куябыз. Соңыннан өстенә крем ягып, угычтан уылган шоколад сибәбез. 
Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев