Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Зиләдән – бәлеш

Мөслимдә яшәүче Зилә Җәлилованың бәлешләре телеңне йотарлык була.

 Бәлеш – татар халкының табын визиткасы дисәк тә, хата булмас. Мөслимдә яшәүче Зилә Җәлилованың бәлешләре телеңне йотарлык була. Бәрәңгеле итлесе дә, җимешлесе дә бик тәмле килеп чыга. Җимеш бәлешенең рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 150 грамм сөт, шул ук күләмдә акмай, бер аш калагы майонез, ярты чәй калагы тоз, әз генә чәй содасы, он кирәк. Эчлек өчен ике стакан дөге, үзегез теләгән күләмдә төрле җимешләр, 8 аш кашыгы корт (кызыл эремчек), икеөч аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз, 150 грамм чамасы эретелгән акмай алына. Җылы сөткә эретелгән акмайны кушабыз, өстенә майонез, тоз, чәй содасы, он салып камыр басабыз. Камырны 25 минут чамасы тирән эчле табак белән каплап торсаң, аның йөзе бик тиз киләчәк.

Камыр ял иткән арада тоз лы суда дөге бүрттерәбез. Салкын су белән юып, суын саркытабыз. Өстенә алдан юыпәзерләп куелган күрәгә, караҗимеш, йөзем җимеше өстибез, корт, шикәр комы, тоз, эретелгән акмай салып, болгатабыз. Камырны җәеп, эчлекне салабыз. Бәлешне 180-200 градуска кадәр җылытылган мичтә, алтынсу төскә кергәнче 45 минут чамасы пешерәбез. Табынга бераз суытып бирергә кирәк. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев