Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Володядан – шашлык

Рус Смыловка авылында яшәүче Владимир Усков бик тәмле итеп шашлык әзерли. Бу ризыкны ул сарык итеннән ясый. Рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: бер килограмм сарык ите, ярты килограмм чамасы башлы суган, тәменчә кара борыч, тоз, виноград серкәсе, петрушка һәм кинза. 
Әзерләү тәртибе: суганны әрчеп, нечкә итеп боҗралап кисәбез. Сарык итен җылымса су белән юабыз да артык зур булмаган кисәкләргә турыйбыз. Кисәкләр зур булмаса, ит тиз һәм тигез, сусыл булып пешәчәк. Тоз һәм борыч салып, итне яхшылап болгатып куябыз. Ул 15 минут эчендә тәмләткечләрне үзенә сеңдереп бетерәчәк. 
Маринадны аерым әзерлибез. Моның өчен чиста салкын суга берничә аш калагы виноград серкәсен салабыз. Итне тирән кәстрүлгә салып, өстенә суган боҗраларын түшибез һәм маринадны агызып, савытны капкач белән каплап куябыз. 5-7 сәгать дәвамында кәстрүл суыткычта торсын. Шашлыкны учакта кыздырабыз. Калган маринадны ит өстенә сиптергәләп алсак, аеруча тәмле булачак. Шашлыкны өстәлгә кайнар килеш, кинза һәм петрушка белән бизәп бирәбез. Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев