Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак: сыр ясау серләре

Мөслим авылында яшәүче Лилия Солтанова үзенең якыннарын, килгән кунакларын берсеннән-берсе тәмле салатлар, бәлеш-пироглар белән сыйлый. "Әзерләгән ризыгымны яратып ашасалар, минем өчен шуннан да зур сөенеч юк," - ди Лилия.

Эремчек, сыр кебек сөт ризыкларын да бик яратып ясый ул. Бүген сезгә Лилиядән сыр рецепты тәкъдим итәбез. 
Сыр ясау өчен 1 литр сөт, 1 кг эремчек, 1 бал калагы чәй содасы, 1 бал калагы тоз, 100 гр атланмай, 2 йомырка кирәк. 
Чуен савытта 1 литр сөтне кайнатып чыгарырга һәм аңа 1 кг эремчек салып кайнатып чыгарып, 30 мин сүрән утта тотарга. Әзер булган массаны сөзәргә, суы саркып беткәч 1 бал кашыгы сода салып болгатырга. Бу минутта катнашма кабара-күперә башлый. Эшне дәвам итеп, әлеге массага 1 бал кашыгы тоз, 2 йомырка салып, төерләре калмаслык итеп яхшылап болгатырга кирәк (блендер кулланырга да мөмкин). Чуен савытта 100 гр атланмай эретеп, әзер массаны салырга, куера башлаганчы сүрән утта кайнатырга кирәк. Кайнаганда болгатып торырга онытмагыз. Масса бераз келәйләнә һәм куера башлагач, уттан алырга кирәк. Әлеге массаны, савыт яисә махсус формага салып, салкын урынга куярга. Сыр әзер, тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев