Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Рушания Хәсәновадан камрга төрелгән сосиска пешерү ысулы

Камыр эчендәге сосисканы кем генә яратмый икән? Аның мичтә, табада пешкәнен дә, майда кыздырылганы да тәмле. Җиңү бәйрәмендә әнә урамда пешерелгән шундый сосискаларны күз ачып йомганчы алып та бетерделәр.

        Мөслимнән Рушания Хәсәнова да әлеге ризыкны яратып пешерә икән. Аны ризыкны пешерү тәртибен сезгә дә өйрәтик әле. 
– Сосискалы камыр дип йөртә аны балалар. Сабыйлар майда пешкәненә өстенлек бирсә дә, табада пешкәне майсызрак дип, күбрәк шундыен пешерәм. Кибетләрдә әзере булса да, өйдә пешкәне тәмлерәк тә, очсызгарак та төшә. Моның өчен хәләл сосискалар алам. Ашыгыч кунак килгәндә дә, тансыкка да бик тәмле ризык бу. Өстәвенә туклыклы да. Кечкенә кызым белән бик тиз генә ясап куябыз аны. Без гаиләдә биш кеше, 15 сосискага исәпләнгән камыр өчен:
– 1 стакан җылы су;
– 1 бал кашыгы шикәр комы;
– 1 чәй кашыгы коры чүпрә;
– 1 чеметем тоз;
– 2 стакан он;
– 1 аш кашыгы үсемлек мае кирәк. Барысын бергә кушып, камыр басабыз. Камыр күпереп торсын өчен җылы урынга кабарырга куям. Өй салкынча булса, камыр салынган савытны юрган белән төреп куйсагыз да була. Камыр әзер булгач, артык юка итмичә генә җәябез һәм тасмалар формасында кисәбез. Мин инде чама белән 15-20 см озынлыкта кисәм, киңлеген 5-6 см итәм. Аннан шушы тасмаларга сосискаларны төреп, майланган табага тезәбез. Духовкада15-20 минут эчендә пешеп тә чыга. Пешеп чыгар алдыннан сосискалы камырның өстен акмай белән майлап куярга да онытмагыз. Тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев