Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Резеда Җиһангировадан самса рецепты

Итле самсаны яратмаган кеше юктыр ул! Туклыклы да, тәмле дә булган әлеге төр камыр ризыгын пешерү өчен камыр һәм ит фаршы һәм суган кирәк.

Камыр өчен 1,5 чәй калагы коры чүпрә, ярты кило чамасы он, бер аш калагы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз, бер стакан сөт, ике йомырка кирәк. Камырны баскач, сәгать ярымга кабартырга куябыз.

Эчлек өчен ярты килограмм фарш, өч баш суган, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч алабыз. Барысын бергә кушып, яхшылап болгатабыз.

Камырны җәеп, өстенә көнбагыш мае сөртәбез. Бик тыгыз итмичә генә рулет формасында төрәбез. Килеп чыккан “рулетны” артык зур булмаган өлешләргә кисәбез. Һәр өлешне түгәрәкләп җәябез дә, уртасына эчлек салабыз. Сумсаны өчпочмак формасында ясыйбыз. Ясалган сумсалар җылы урында бераз кабарып алсын. Аннары камыр өстенә тугланган йомырка сарысы сөртәбез дә, духовкага куябыз. Сумса 200 градус кайнарлыкта 20 минутта пешеп чыга.

Ашларыгыз тәмле булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев