Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Нурсибәдән – “төенчектәге” тавык ботлары

Мөслимдә яшәүче Нурсибә Мәгалимова бик тәмле итеп тавык ботлары кыздыра. Аны әзерләү рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.

– Кунаклар килгәндә дә, тансыкка да бик тәмле ризык ул. 4-5 кешелек гаилә өчен 8 тавык боты, уртача зурлыктагы 7-8 бәрәңге, 350 г гөмбә, ярты кг чамасы катлы камыр (слоеное тесто), 1-2 баш суган, 2-3 тырнак сарымсак, бер стакан кайнатылган сөт, 150 г акмай, кыздыру өчен үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак. 
Тавык ботларын сарымсак, тоз, борыч белән ышкыйбыз, майлы табада ярты сәгатьләп кыздырып алабыз. Бәрәңгене пешереп, сөт һәм акмай кушып төябез. Ул арада гөмбә белән суганны да кыздырабыз. 
Катлы камырны җебетеп, ике кисәккә бүләргә кирәк булачак. Күз белән чамалап, шакмаклар кисәбез. 10х10 сантиметрлы шакмаклар килеп чыгарга тиеш. Әлеге шакмакларны уклау белән җәя-җәя зурайтабыз. Төбе тишелмәсен өчен уртасына тагын бер кечкенә генә шакмак камыр куярга да онытмагыз. 
Камыр өстенә бәрәңге боламыгы, аның өстенә кыздырылган гөмбә салабыз да уртасына тавык ботын бастырып куябыз. Камырның чит-читләрен күтәртеп җыйгач, таралып китмәсен өчен, җеп белән бәйләп куябыз. Ботларның ачык калган өлешен фольга белән төрәсе. 
“Төенчекләрне” йомырка сарысына аз гына су кушып болгатылган масса белән майлыйбыз да мичкә тыгабыз. Ярты сәгать дигәндә тавык ботлары әзер була. 
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев