Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Мәлләтамак егете уха пешерергә өйрәтә

Мәлләтамак авылы егете Нияз Хәлиловтан уха пешерү рецептын тәкъдим итәбез. 

– Балык тотарга бик яратам. Кечкенәдән үк әлеге шөгыльгә хәвәслегем бар иде. Тәмләп, иркенләп тоткан балыктан тормыш иптәшем балык кәтлитләре дә ясый, алтынсу төскә кертеп кыздыра да. Ә мин ишегалдындагы казанда уха пешерергә яратам. Учакта пешкән әлеге төр ризык телеңне йотарлык була, – ди Нияз. Уха өчен иң яхшысы – алабуга, сазан, судак, табан балыгы. Шулпа өчен берничә төрле балык алам, алай иткәндә уха бик тәмле килеп чыга. 
Иң элек учак тергезеп җибәрәбез дә, казанга су салып кайнатырга куябыз. Ул арада балыкларны зур булмаган киңлектәге кисәкләргә турыйм да, кайнап торган суга салам. Кайберәүләр ухага бәрәңге салмый. Ләкин бәрәңгесез уханың бер тәме дә булмый. Уртача зурлыктагы ике-өч бәрәңгене саламлап турап салу кирәк. Шуннан соң суга борыч, ваклап туралган суган өстим. Кайнап чыкканын көтеп торырга кирәк. Шул арада тирән эчле савытка өч йомырка сытып, күпергәнче туглыйм. Уха пешеп чыгар алдыннан, төгәлрәк әйтсәк, шулпа кайный башлап 20-30 минут үтүгә, күпертелгән йомырканы һәм лавр яфрагын салабыз. Уханы учак тирәсендә ашау тагын да күңелле. 
Шуны онытмагыз: ухага яшелчәләрне эре итеп турап салалар. Суганны кабыгыннан чистартмыйча икегә бүлеп салырга да була. Хуш исле булсын өчен укроп, яшел суган, лимон салып җибәрегез. Ә инде уханың шулпасы үтә күренмәле булсын дисәгез, ашны кәстрүлнең капкачын япмыйча сүрән утта пешерергә кирәк. Ухага тозны иң соңыннан, пешеп җиткәч кенә салыгыз. Ашларыгыз тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев