Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Мичтә пешкән карабодай

Володя Куянов рецепты буенча пешерелгән карабодай боткасы телеңне йотарлык тәмле һәм сусыл була.

Володя Куянов рецепты буенча пешерелгән карабодай боткасы телеңне йотарлык тәмле һәм сусыл була. Газ өстендә пешерелгәненә үз вакыты белән теге яки бу ингредиентны өстәп булса, мичтә пешерелгәне барысын бергә салып әзерләүдән гыйбарәт.

– Әнием Татьяна да ризыкны гел мичтә пешерә иде. Чуен чүлмәкләрдә пешерелгән ашлар аеруча тәмле була. Чуенда карабодай боткасы пешерү өчен бер стакан карабодай ярмасы, зур булмаган кабак, өч баш суган, өч тырнак сарымсак, бер уч кара җимеш кирәк булачак. Карабодайны юып киптергәч, өстенә вак шакмаклап кабак турыйм. Аш тәлинкәсе тулыр-тулмас була. Өстенә боҗралап туралган суган салабыз, иң өскә караҗимеш тезәм. Мичтә 30-40 минут томаланып пешә әлеге төр ризык. Аның әзер булуы өйгә чыккан тәмле истән үк билгеле була. Карабодай – кеше организмы өчен иң кирәкле ярмаларның берсе. Кабак, караҗимеш тә кушып пешергәндә ул аеруча файдалы һәм тәмле була. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев