Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак: ләвәштән рулет

Бүген коллегабыз Фәридә ГАЙНЕТДИ­НОВА ләвәштән рулет ясау серләрен өйрәтә: – Әлеге рулетларны өйдәгеләр өчен дә, кунак өстәле өчен дә бик яра­тып әзерлим. Ике юка ләвәш кирәк булачак. Эчлекләрен төрле итсәң, тәмлерәк тә, туклыклы­рак та була.

Беренче эчлек өчен төрле төстәге ике тат­лы борыч, 150 г майонез, ике чәй кашыгы гәрчич, бер бәйләм укроп, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, тәменчә тоз һәм борыч кирәк. Икенче эчлек өчен 200 г чамасы сөләйман балыгы алына. Ләкин шу­нысы да бар – балык ар­тык тозлы булмаска тиеш. 200 г сыр, бер бәйләм укроп, бер бәйләм яшел суган, бер аш кашыгы ли­мон согы, бер аш кашыгы лимон цедрасы кирәк.

Хәзер инде ләвәшкә сылар өчен паста әзерлибез. Ул да ике төрле итеп әзерләнә. Татлы бо­рычлы рулет өчен гәрчич, вак итеп туралган укроп, майонез, тоз һәм борыч­ны бергә кушып болгата­быз. Сөләйман балыклы­сы өчен кыргычтан чыга­рылган сыр, вак итеп ту­ралган укроп һәм суган, лимон согы, лимон це­драсын бергә болгатабыз. Ул арада духовканы 180 градускача җылытырга куярга да онытмагыз! Бо­рычларны урталай кисеп, табага тезәбез һәм өстенә көнбагыш мае агыза­быз. Шул рәвешле 20 ми­нутка мичкә тыгып ала­быз. Аннары кабыкларын әрчибез дә бер 10 минут чамасы пленка белән ка­плап тотабыз һәм салам­лап турыйбыз. Сөләйман балыгын юка кисәкләргә турыйсы. Алдан әзерләгән пасталарны ләвәш өстенә сылыйбыз һәм берсе эченә – балык, икенчесенә борыч салып, рулет итеп төрәбез. Онытмагыз: ба­лыклы ләвәшкә сырлы па­ста сылана, борычлысына – гәрчичлесе! Ләвәшләрне табынга 3-4 сантиметрлы кисәкләргә бүлеп бирәсе.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев