Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Кузгалак пирогы рецепты

"ИНТЕРТАТ.РУ" сайты кузгалак пирогы рецептын тәкъдим итә.

Мин - яратам! Бакчада кузгалаклар борын төртә башлауга ук шулардан пирог пешерәм.
Кузгалак пирогын төрлечә пешереп караганым бар.Минем карашка, иң тәмлесе катлы ( слоеный) камырга салып пешерелгәне. Катлы камырны мин "Магнит"тан "Бездрожжевое" дигәнен алам.

Камырны уклау белән җәярлек итеп эретәм дә, бер өлеше өстенә вак кына итеп туралган кузгалак салам, мул гына итеп шикәр комы белән манный ярмасы сибәм һәм өстен икенче өлеш камыр белән каплыйм. Читләрен бөгеп чыккач, мичкә озатам. 20-25 минуттан пирог пешеп тә җитә. 

Кузгалак пирогы суынгач аеруча тәмле була. Шуңа мин аны кичтән пешереп куям да, иртән шуның белән тәмләп чәй эчәм! Сезгә дә шушы рецепт буенча кузгалак пирүген пешереп карарга киңәш итәм.

Автор: Венера МӘҖИТОВА

МАТЕРИАЛ: http://www.intertat.ru/ash-su/kuzgalak-b-leshe/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев