Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Куян кәтлите

Куян итен һәм сары майны ике тапкыр иттарткыч аша чыгарырга.

Куян итеннән кәтлит ясау өчен 2 кг ит, 200 грамм сары май, 200 гр көнбагыш мае, 100 гр башлы суган, 100 гр кипкән ак гөмбә, 350 гр свежий ак гөмбә, петрушка, 625 гр карабодай, 300 мл сөт өсте, 1 йомырка, тәменчә тоз, борыч, он алына. 
Куян итен һәм сары майны ике тапкыр иттарткыч аша чыгарырга. Бу фаршка йомырка, тоз, борыч, сөт өсте салырга. Болгатып, кәтлит ясарга. Онда әвәләп, табада кыздырырга. 
Кайнап торган суга кипкән гөмбә салырга, аннары плитәдән алып, ярты сәгать капкач белән каплап тотарга. Әлеге гөмбә шулпасында карабодай пешерергә. 
Башлы суганны һәм гөмбәне турап, табада кыздырырга. Шуның өстенә карабодай салырга, җылытырга, тоз белән борыч өстәргә. Өстенә вак итеп туралган петрушка сибәргә. Әзер ризыкны табынга кәтлитләр белән бергә бирергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев