Тәмлетамак: каталонча тавык ите
Дөге һәм яшелчәләр белән томалап пешерелгән тавыкны башкача каталона дип атыйлар икән. Аны пешерү серләренә Мөслимнән Гөлзирә РӘХИМУЛЛИНА өйрәтә.
– Әлеге ризыкны әзерләү өчен дүрт тавык боты, бер баш суган, уртача зурлыктагы бер кишер, бер болгар борычы, бер помидор, бер банка консервланган яшел борчак, бер банка консервланган кукуруз, ике тырнак сарымсак, бер стакан дөге, ике стакан су, тоз һәм башка тәмләткечләр кирәк булачак.
Тавык ботларын тоз һәм тәмләткечләр белән яхшылап ышкыйбыз. Ботларны алтынсу төскә кергәнче көнбагыш маенда кыздырабыз һәм, табадан алып, аерым тәлинкәгә салып куябыз. Шул арада суганны бик вак итеп турыйбыз, кишерне кыргычтан чыгарабыз. Борычны шакмаклап турыйбыз, помидорны вак кисәкләргә кисәбез, ә сарымсакны изәбез. Тавык ботлары кыздырылган табага суганны салып, үтә күренмәле булганчы кыздырып алабыз да өстенә кишер салабыз. Соңыннан борыч, помидор, сарымсакны өстибез. Боларның барысын да биш минут чамасы томалап пешереп алганнан соң, өстенә су һәм дөге салабыз. Яхшылап болгатабыз, тоз салабыз һәм кайнап чыккач, уртача утта 30-35 минут чамасы томалап пешерәбез.
Кукуруз белән борчакның суын түгәбез дә, ризык пешәргә 7 минут кала, дөге белән яшелчәләр янына өстибез. Дөге табага ябышмасын һәм көеп китмәсен өчен бик еш болгатып торырга, суы кимесә, су өстәргә кирәклеген дә онытмагыз! Иң соңыннан дөге һәм яшелчәләр өстенә тавык ботларын салып куябыз. Янәдән 10 минут чамасы сүрән утта томалап пешерәбез. Бик тәмле һәм туклыклы бу ризыкны үзегез дә пешереп карагыз әле!
Ашларыгыз тәмле булсын!
Фото- Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев