ТӘМЛЕТАМАК: кара җимешле салат
Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан кара җимешле салат рецептын тәкъдим итәбез, дип яза "Интертат.ру" сайты.
1.Пешкән, вак кына итеп туралган тавык ите;
2. Маринадланган суган (суганны вак кына итеп турыйбыз, кайнар суга салабыз, бер аш кашыгы шикәр комы салып, бер 5 минут тотабыз, суын сөзәбез);
3.Тозлы кыярны вак кына турыйбыз ;
4. Пешкән кишерне вак кына итеп турыйбыз ;
5.Парландырылган кара җимешне турыйбыз ;
6. Банкалы яшел борчак.
Шушы тәртиптә 1-6 катлап майонез белән аралаштырып барабыз. Салатыбыз әзер булгач, берәр сәгатьтән соң табынга бирәбез.
МАТЕРИАЛ: http://www.intertat.ru/ash-su/kara-imeshle/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев