Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Камилла Гайнановадан – кайнатма

Җиләк-җимеш вакыты. Җәй көне уңган хуҗабикәләр нинди генә кайнатмалар әзерләми! Райондашыбыз Камилла Гайнанова крыжовниктан бик тәмле варенье әзерли. Аның үзенчәлеге шунда – бу төр вареньены кайнатырга кирәк түгел. 

– Кирәкле ингредиентлар: 3 килограмм яшел крыжовник, кабыгы белән бергә уртача зурлыктагы 3 әфлисун. Төшләре алынып, кабыгыннан чистартылган 2 лимон, 5 килограмм шикәр комы.
Әзерләү тәртибе: крыжовникның астан да, өстән дә “койрыкларын” кисеп алам. Моны мин маникюр кайчысы белән эшлим, шулай җайлырак. Әфлисун һәм лимоннарны өлешләп турыйм: әфлисунны кабыгы белән, ә лимонның кабыгын әрчим. Ике цитрусның да төшләрен алырга онытмагыз. Әфлисун, лимон һәм крыжовникны иттарткычы аша үткәрәм. Аннары барысын да – шикәр комын һәм җиләк-җимеш массасын зур савытка салам да бер тәүлеккә аш бүлмәсендә калдырам. Савыт өстенә дымлы марля капларга онытмагыз. Шикәр комы тулысынча эреп бетсен өчен агач кашык белән болгатып торырга кирәк. Бер тәүлектән соң әзер кайнатманы стерильләштерелгән банкаларга салам. Банкаларны  капрон капкач белән дә, борып ябылучы калай капкач белән дә ябарга була. Кайнатмаларымны бүлмә температурасында саклыйм, суыткычка куярга кирәкми. Кайнатманың әчегәне дә, шикәрләнгәне дә булмады, ел да әзерлим. Кайнатма булудан бигрәк, аны рулет эчлеге буларак кулланам. Коймак-беленнәр белән ашарга да бик тәмле.

Тәмле булсын! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев