Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: ит бәлешен әзерләү серләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасында аш-су остасы Миләүшә Муллахмәтова ит бәлеше пешерү рецепты белән уртаклашкан. Зур таба өчен камыр һәм эчлекне дә мулдан әзерләргә туры килә.

Камыр өчен тигез өлештә, ягъни 100әр грамм сөт, кайнаган су, көнбагыш мае кирәк. Шуңа бер йомырка, бер аш кашыгы майонез, тоз, аз гына чәй содасы, бер чеметем шикәр комы салып яхшылап болгатам һәм он өстәп камыр басарга.

Эчлек:

Кичтән 1,5 кило сыер, аз гына каз яки үрдәк итен турарга. Шуңа бер эре баш суганны турап салырга да, болгатып суыткычка куярга. Бу иткә суган тәме сеңсен өчен шулай эшләнә. Бәрәңге турап салганнан соң, тәменчә тоз, борыч өстәргә. Бәлешнең капкачын каплар алдыннан аз гына атланмай салырга. 

Духовкада 1,5 сәгать пешкәннән соң шулпа өстәргә.

ЧЫГАНАК: http://www.intertat.ru/ash-su/it-b-leshe1/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев