Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Гүзәлдән – бланманже

Уңган хуҗабикәләр сөйгәннәрен әллә нинди тәмле десертлар белән сөендерә. Баллы ризыкларны балалардан алып, өлкәннәргә кадәр ярата. Мөслим кызы Гүзәл Зиннуровадан бик тәмле бланманже рецепты тәкъдим итәбез.

Кирәкле ингредиентлар: 250 грамм каймак, 250 грамм эчә торган йогырт, бер стакан сөт, 200 грамм шикәр комы, 30 грамм желатин, төрлесеннән җиләк-җимеш.
Әзерләү тәртибе: желатин өстенә салкын сөт салабыз да бүртергә калдырабыз. Әлеге массаны “су мунчасы”нда (водяная баня) болгата-болгата эретәбез. Сөтле желатинны суытабыз. Каймак һәм йогыртны шикәр комы белән болгатабыз. Шикәр комын әкренләп өстәгез, болгаткан вакытта тәмен карарга онытмагыз. Артык баллы да булмасын! Күпертелгән катнашманы желатин белән кушып болгатабыз. Кечкенә касәләр төбенә үзегез теләгән җиләк-җимеш салыгыз да өстенә сөт-каймак катнашмасын агызыгыз. 3-4 сәгатькә суыткычка куегыз. Бланманженың өстен төрле җиләкләр белән бизәргә була.
Тәмле булсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев