Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Гөмбәле борщ

Борщны кемнәр генә яратмый икән?! Тавык ите һәм гөмбә белән пешерелгән борщ аеруча тәмле була.

Кирәкле ингредиентлар: ярты тавык түшкәсе, киптерелгән ак гөмбә (чама белән 7-8 данә), ярты кәбестә, бер чөгендер, 4-5 бәрәңге, 1 кишер, 1 тамыр петрушка, 1 тамыр сельдерей, 4 аш калагы каймак, шул ук күләмдә атланмай, 1 аш калагы шәраб уксусы, 1 аш калагы томат пастасы, 1 аш калагы тоз, тәменчә борыч, лавр яфрагы, петрушка. 
 

Иң элек тавык итеннән шулпа пешерәбез һәм, итен алып, шулпаны сөзәбез. Шулпага бәрәңге салабыз да кайнатып чыгарабыз, 15 минутлап пешерәбез. Аннары озынчага, саламлап туралган кәбестәне салабыз. Ул арада табада угычтан чыгарылган суган, кишер, петрушка һәм сельдерей тамырларын кыздырып алабыз. Әзер булганчы болгатып торабыз, шулпа өстәргә дә онытмыйбыз. Чөгендерне томат пастасы һәм шәраб уксусы белән аерым пешерергә кирәк. Гөмбәне 2-3 сәгать салкын суда тотарга, аннары пешерергә һәм саламлап турарга кирәк. Кәбестә кайнап чыгуга кыздырылган яшелчәләрне һәм гөмбәне шулпага салабыз. Әзер булганчы пешерәбез. Иң азактан борыч, лавр яфрагы салабыз. Өстәлгә һәр аш тәлинкәсенә тавык ите, вак итеп туралган укроп салып, каймак белән бирәбез. 
 

Тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев