Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК. Геркулестан – кәтлит, сырдан – кабымлык

Яңа ел табынын мул итеп әзерлибез дә, аннан, әрәм булмасын дип, шул ризыкларны ашарга туры килә. Бәйрәм ялларын да күпчелек ашап һәм йоклап уздыра. Бәйрәмнән соң ашказанын ял иттереп алыгыз әле.

Яңа ел табынын мул итеп әзерлибез дә, аннан, әрәм булмасын дип, шул ризыкларны ашарга туры килә. Бәйрәм ялларын да күпчелек ашап һәм йоклап уздыра. Бәйрәмнән соң ашказанын ял иттереп алыгыз әле. Мөслимнән Римма Афзалова геркулестан кәтлит пешерергә тәкъдим итә. 
– Геркулесны балалар гына түгел, өлкәннәр дә өнәп бетерми. Ә менә аннан әзерләнгән кәтлитләр бөтенесенең күңеленә хуш килә. Тәмле, туклыклы һәм бик файдалы да!
Әлеге ризыкны әзерләү өчен 200 грамм геркулес, суган, 2 йомырка, “Магги” яки башка шулпа кубигы кирәк булачак. Мин, гадәттә, 5-6 аш кашыгы геркулеска 1 данә йомырка сытам, кишер уып, суган турап салам. Әйбәтләп болгаткач, әлеге массаны, табага кашык белән кәтлит формасында салып, ике ягын да кыздырып алабыз. Шул арада кәстрүлдә ярты литр су кайнатабыз һәм әлеге суга ярты кубик “Магги”ны салып болгатабыз. Тозлырак яратсагыз, күбрәк тә салырга мөмкин. Кыздырылган кәтлитләр өстенә әлеге шулпаны салып, тирән табада 5-7 минут пешерәбез. Кәтлитлар әзер.
Тагын бер җиңелчә ризык. Иң мөһиме – мәшәкатьсез! Кибетләрдә хәзер әзер ләвәшләр сатыла. Кайберәүләр кыстыбыйны да шуннан ясый. Ләвәш белән сырдан кайнар кабымлык әзерләргә тәкъдим итәм. Юка ләвәшне 15-20 сантиметр киңлегендә кисәбез. Шуңа телемләп киселгән сырны тезәбез һәм төрәбез (икегә яки өчкә бөклибез). Ләвәш ачылып китмәслек булсын. Сырлы ләвәш төргәкләрен алдан тугланган йомыркага манчыйбыз һәм майлы табада ике ягын да кыздырып алабыз. Әлеге ризык суынгач та тәмле.
Ашыгыз тәмле булсын!

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев