Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Эльвирадан – КФС канаты

Кафе-рестораннарда өстенлекне фастфудларга бирә башладык. Җәмәгать туклануы урыннарына шул пикантлы ризыкны ашар өчен генә барабыз. Ә бит андый ризыкны өй шартларында да әзерләргә була. Райондашыбыз Эльвира Шәймәрдановадан клярлы классик канатлар рецептын тәкъдим итәбез. 

– Кирәкле ингредиентлар: ярты кило чамасы тавык канаты, маринад өчен 100 мл су, 1 аш калагы зәйтүн мае, 10 г төелгән кызыл борыч, 5 г кара борыч, 20 г кузаклы чили борычы, 1 аш калагы төелгән имбирь. 
Кляр өчен : 300 г он, 20 г паприка, 1 литр су. Фритюр өчен май кирәк булачак.
Әзерләү тәртибе: маринад өчен булган барлык ингредиентларны бергә кушып болгатабыз. Канатларны яхшылап юабыз, кискәлибез. Маринадка салабыз да 5 сәгатькә калдырабыз. Онга борыч кушып болгатабыз. Суны тирән савытка салып куябыз. Тавык канатларын онда әвәләп, яхшылап панировкалыйбыз. Артык онны кагып төшерәбез. Панировкаланган канатларны 30 секундка суга тыгып алабыз, суы агып беткәнче тотып торабыз да янәдән онда әйләндерәбез. Хуҗабикәләр алдында сорау туа: кыздырыргамы, әллә мичтә пешерергәме? Ике очракта да тәмле булачак. Мин фритюрда пешерәм. Тирән кастрюльгә май салам да, кайнап торган майга канатларны салып, кызарганчы кыздырам. Әзер канатларны кәгазь салфеткага тезеп куям. Махсус пешерү кәгазендә духовкада да пешерергә була. 180 градуска кадәр җылытылган духовкада канатлар 20-25 минутта әзер булачак. Теләгән кеше өстенә кунжут та сибә ала.
Тәмле булсын!
Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев