Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: Эх, бигрәк тәмле бәрәңге

Бу көннәрдә авыл халкы икенче икмәк булган бәрәңге уңышын җыя. Бәрәңгене төп ризыкларыбызның берсе дияргә була. Хуҗабикәләр аннан төрледән-төрле ризыклар әзерләп шаккаттыра. Мөслимнән Динара Ногманова газета укучыларыбызга бәрәңгедән берничә үзенчәлекле рецепт тәкъдим итә.

- Гадәттә, шашлык пешергәннән соң, учакта кызган күмер кала. Итен бушатканнан соң, тимер сеткада тиз генә бәрәңге кыздырып алырга була. Моның өчен бәрәңгене юып әрчисең, телемнәргә турап, тәмләткечләр һәм тоз, үсемлек мае салып болгатасың. Аннары сеткага тезеп, күмер өстендә кыздырасың. Сетканы, шашлык кыздырган кебек, әледән-әле әйләндереп тору кирәк. Кыздырган бәрәңгене кетчуп яки майонезга манып та, болай да ашарга була.

Бәрәңгедән әзерләнгән котлет та бик тәмле. Әрчелгән бәрәңгене эре кыргычта кырасың, крахмалын юып, суын саркытырга дуршлагка саласың. Аннары тоз, борыч, тугланган йомырка, куертыр өчен бераз он кушып болгатасың. Алдан шампиньон гөмбәсен (башка гөмбә булса да ярый) суган һәм сарымсак белән кыздырып куярга кирәк. Шуны бәрәңге катнашмасына салып болгатасың да, котлетлар ясап, майда кыздырасың.

Өй шартларында да кетердәп торучы бәрәңге-фри әзерләргә була. Ике порция өчен уртача зурлыктагы 4 бәрәңге, үсемлек мае, тоз кирәк. Ул бик тиз һәм җиңел әзерләнә. Әрчелгән бәрәңгене бердәй зурлыктагы тасмаларга турыйбыз. Крахмалыннан арындыру өчен, дуршлагка салып, кран астында юабыз. Суын саркытып, кәстрүлдә яки тирән табада, 180-200 градуска кадәр кызган үсемлек маена әз-әзләп салып, кыздырабыз. Бәрәңге тасмалары 8-10 минутта алтынсу төскә керә. Аларны, артык маен сеңдерү өчен, кәгазь салфетка өстенә тезеп барабыз. Фрине табынга кетчуп белән бирергә була. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев