Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак: бик тиз әзерләнә торган эремчек пирогы

Бик тиз генә әзерләнә торган эремчек пирогы рецептын тәкъдим итәм. Камыр өчен: ярты кап атланмай, ярты стакан шикәр комы, чама белән он. Эчлек өчен: 500-700 грамм эремчек, ярты стаканнан күбрәк шикәр комы, чеметем генә тоз, бер аш кашыгы манный ярмасы, 2 йомырка. Эш тәртибе: май, он, шикәр комын бергә болгатып...

Бик тиз генә әзерләнә торган эремчек пирогы рецептын тәкъдим итәм. Камыр өчен: ярты кап атланмай, ярты стакан шикәр комы, чама белән он. Эчлек өчен: 500-700 грамм эремчек, ярты стаканнан күбрәк шикәр комы, чеметем генә тоз, бер аш кашыгы манный ярмасы, 2 йомырка. Эш тәртибе: май, он, шикәр комын бергә болгатып таралып тора торган камыр ясала, аның бер өлешен майланган табага сибәргә, эчлекне салырга һәм тигезләп җәеп чыгарга, янә өстенә һәм кырыйларына камырны сибеп чыгарга һәм кызган мичкә озатырга. Пирогның йөзе килә башлагач мичтән алырга, кисәр алдыннан бераз суытырга кирәк. Иртәнге чәй янына менә дигән туклыклы һәм файдалы ризык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев