Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Балык фрикаделькасы

Мөслимдә яшәүче Эльвира Гәрәева дүрт кешелек гаилә өчен фрикаделькалы бәрәңге рецепты тәкъдим итә.

– “Көндәлек рационда балык яисә балык ризыгы булырга тиеш”, ди табиблар. Сөякләрне ныгыту, организмны кирәкле матдәләр белән тәэмин итү өчен нәкъ менә балык кирәк. Аны табынга токмач белән дә, дөге яисә төелгән бәрәңге белән дә бирергә була. 
Мөслимдә яшәүче Эльвира Гәрәева дүрт кешелек гаилә өчен фрикаделькалы бәрәңге рецепты тәкъдим итә: 
– 300 грамм балык һәм шуның кадәр үк бәрәңге, 1-2 баш маринадланган суган, 100 грамм йомшак сыр, 2 йомырка, бер аш кашыгы горчица, 1-2 аш кашыгы он, тоз, үсемлек мае кирәк була. 
Бәрәңгене әрчеп пешерәбез һәм төябез. Пешкән балыкны һәм суганны ваклап турыйбыз. Тирән савытка барысын бергә – бәрәңге һәм балыкны, сырны, йомырканы, горчицаны салып кушабыз да тәменчә тоз сибәбез. Шушы массадан фрикаделькалар ясыйбыз. 12-13ләп фрикаделька чыга. Фрикаделькаларны онда әвәлибез дә, үсемлек мае салынган табада, уртача утта 10 минут чамасы ике ягын да кыздырабыз. Табынга гарнир белән бирәбез. 
Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев