Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак: Алсу Әюповадан торт рецепты

Мөслимлеләрнең тәмледән тәмле чәй ризыклары рецптлары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бу юлы игътибарыгызга Алсу Әюпованың торт рецптын тәкъдим итәбез.

- Тәмле торт белән якыннарыңа бәйрәм ясау өчен күп кирәкми. Әлеге торт әзерләүнең гадилеге белән аерылып тора, - ди Алсу Әюпова.

350 г. куертылган сөт, 3 йомырка, 2 аш кашыгы күперткечне бергә болгатып сыек камыр ясарга. Пергамент кәгазенә 25 сантиметрлы түгәрәкләр сызып, шул түгәрәкләргә 2-3 аш кашыгы камыр салырга. Духовкада кызарганчы пешерергә. Гадәттә әзер камырдан 7-8 корж чыга.

Пешкән коржларга баллы су сибәбез.

Крем өчен 33 % сливки, 2 аш кашыгы шикәр пудрасы, пычак очында гына ванилин кирәк. Кремны корж өстенә сылыйбыз, өстенә икенче коржны куеп катламлы торт ясыйбыз. Әзер тортның өстенә һәм яннарына крем сөртәбез.

Тортны агып киткән шоколад белән бизәү өчен, 100 г шоколадны кыска дулкынлы мичтә җебетергә, 1 чәй кашыгы ак май салып болгатырга, торт өстенә агызырга кирәк. Шоклад бераз катып киткәч, һәркем үз фантазиясенә таянып җиләк-җимешләр белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев