Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмлетамак. Алесядан – җиләк-җимеш кәрзиннәре

Ризык тәме белән генә түгел, матур бизәлеше белән дә җәлеп итә. Чәй өчен өстәлгә бирелүче җиләк-җимеш кәрҗиннәре – шундыйлардан. Мөслимнән Алеся Латыйпова бик тәмле рецепт тәкъдим итә. 

– Камыр өчен 200 г он, 1/4 чәй калагы чәй содасы, шул ук күләмдә тоз, 100 г ак май (булмаса, маргарин да ярый), 70 г шикәр комы яки пудрасы, 2 йомырка кирәк. Әлеге ингредиентларның барысын бергә кушып, йомшак камыр басабыз. Кулга ябышмасын өчен камырны 10 минутка туңдыргычка куеп торсагыз да була. Камырны әзер формаларга җәеп салабыз (уртада бушлык калырга тиеш), духовкада алтынсу төскә кергәнче пешереп алабыз. 
Эчлек өчен баллы 2-3 алма, 3 киви, 3 мандарин, лимон желесы кирәк. Киви белән алманы – кисәкләп, ә мандариннарны өлешләп бүләбез. Кәрҗингә иң элек алма кисәкләрен тезәбез. Аннары өстенә мандариннарны салабыз. Иң өскә киви кисәкләре куела. Кәрҗинебез әзер. Хәзер инде “тәмлүшкәнең” уртасына лимон желесы агызасы гына калды. Желе белән кәрҗин читләрен дә буярга була. 
Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев