Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТӘМЛЕТАМАК: “Алан” салаты 

Ял көннәреннән файдаланып, якыннарыгызны, тәмле салатлар ясап, сыйларга тәкъдим итәбез.

“Алан” салаты 
Салат өчен: 1 банка маринадланган шампиньон, 100-150 г петрушка, уртача зурлыктагы 2 чи кишер, 250-300 г тавык ите, 2-3 бәрәңге, майонез кирәк. 
Бу салатны тиз арада ясау өчен бәрәңге белән тавыкның түш итен алдан пешереп куярга кирәк. 
Иң элек зур сай тәлинкәгә полиэтилен пакет каплагыз, аннары уртасына түгәрәк алан ясап, гөмбә тезегез. Ә тәлинкәнең буш калган өлешенә ваклап туралган петрушка сибегез. Шуның өстенә бер-бер артлы, катламлап, вак угычта уылган кишер, майонез, вак итеп туралган тавык ите, майонез, эре угычта уылган бәрәңге һәм кабат майонез ягыгыз. Аннан соң шундый ук тәлинкә алып, салат өстенә каплагыз да астагы тәлинкәне сак кына өскә әйләндерегез. Тәлинкә белән пакетны алып куегыз. “Алан” салаты әзер. 

Фото: https://www.google.ru/search

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев