Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тәмәкесез бер көн акциясенә мөслимлеләр дә кушылды

Бүген, 31 майда Тәмәкесез бер көн акциясе оештырылу традициягә әйләнде. Әлеге дата Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1988 елдан бирле билгеләп үтелә.

       Статистик мәгълүматларга күз салсак, әлеге начар гадәттән Россиядә елына 400 мең кеше үлә. Ә бөтен җир шары буенча әлеге сан 6 млнны тәшкил итә. Шушы коточкыч саннарны искә төшереп, бүген "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре һәм "Игелек уят" волонтерлар отряды Мөслим урамнарына чыкты. Райондашларыбыз акцияне оештыручылар әзерләгән мәгълүматны зур сабырлык һәм теләк белән тыңлап торды, башка мөслимлеләрне дә яман гадәттән сакланырга өндәп фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев