Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үткәннәргә борылып карасаң...

Фәйрүс тырыш гаиләдә кече яшьтән үк хезмәт чыныгуы ала. Мәктәптә яхшы укуы өстенә җәмәгать эшләрендә активлыгы белән аерылып тора.

Ярларына сыймый,

                        бөтерелә-кайный,

Ташкын судай, тормыш

                                             дәрьясы.

Әйе, шигырендә язганча,ул кайнап-янып яшәде. Фәйрүс тырыш гаиләдә кече яшьтән үк хезмәт чыныгуы ала. Мәктәптә яхшы укуы өстенә җәмәгать эшләрендә активлыгы белән аерылып тора. Комсомол егет шул елларда ук ВЛКСМ Үзәк Комитетының зур бүләкләрен ала – “За отличную учебу” билгесенә һәм КПССның ХХV съездына Ленин комсомолы рапортына кул куюга лаек була.  

Авыл хуҗалыгы инсти-тутының механикалаштыру факультетында уку еллары да комсомол хәрәкәте белән тыгыз бәйле. Беренче курсны тәмамлагач, җәйге практика чорында институтта студентларга трактор-комбайннарны йөртергә өйрәтү, техник хезмәт күрсәтү буенча инструктор, студентларның төзү отрядында эшләү, Волгоград трактор заводында практика үтү, Казахстанда урып-җыю эшләрендә катнашу – ялкынлы яшьлек елларының кайбер мизгелләре генә. Яшьләр хезмәтенә ул чорда югары бәя бирелә. Фәйрүс тә урып-җыюда беренчелеккә ирешкән өчен чит илгә туристик юллама белән бүләкләнә.

Яхшы билгеләргә генә укыган, комсомол оешмасы секретаре буларак җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, хезмәт семестрында алдынгы урыннар яулаган Фәйрүс  ике тапкыр ВЛКСМ Үзәк Комитетының “Золотой колос” билгесе һәм “Мастер-умелец” билгесе, Казахстан комсомолының өлкә комитеты Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Студент елларыннан ук уйлап табу һәм рационализаторлык тәкъдимнәре кертә, үзе уйлап тапкан механизм өчен авторлык таныклыгы ала. Бу шөгылен армиядә дә дәвам итә ул. Комсомоллар һәр тармакта алдынгы булырга тиеш. Шундый девиз белән яшәгән яшьләр хәрби хезмәттә дә сынатмый. Ракета гаскәрләрендә хезмәт итү чорында, сызымнар ясап, электрон табло, стенд-экзаменатор һәм башка төрле яңалыклар кертә. Һәрьяклап актив егетне хезмәттәшләре комсомол бюросына да сайлыйлар.

 “Сельхозтехника”ның район берләшмәсендә эшли башлаган егет комсомол, партия йөкләгән бурычларны намус белән үти. Хезмәт вазыйфаларыннан тыш, берләшмәнең комсомол оешмасын җитәкли. Яшьләрнең тормыш-көнкүр-ешен яхшырту, ялын оештыру эшләрендә башлап йөри. Зур концертлар әзерләп куела, спорт ярышлары, өмәләр аеруча оешканлык белән үтә.

Тәҗрибә туплаган комсомол вожагын 1985 елда район комсомол комитетының икенче секретаре итеп сайлыйлар. Авылдан авылга йөреп, комсомол җыелышлары, политукулар, концертлар, спорт ярышлары үткәрү, комсомол яшьләр агрегатлары, звенолары арасында социалистик ярыш оештыру, алдынгыларны бүләкләү белән шөгыльләнә яшь җитәкче. Ә җәй айларында туган ягында – “Правда” колхозы кырларында комбайнда эшли һәм районның яшь комбайнчылары арасында икенче урынга чыга. ВЛКСМ Үзәк Комитетының икенче дәрәҗә “Молодой гвардеец пятилетки” билгесе шул еллар истәлеген саклый.

Комсомолда чыныккан кадрлар хезмәт юлларын, гадәттә, партия органнарында дәвам итә. Фәйрүсне дә КПСС райкомының оештыру бүлегенә инструктор итеп күчерәләр. Киров исемендәге колхозның партком секретаре, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру һәм электрлаштыру бүлеге җитәкчесе, “Алга”, “Дуслык” коллектив предприятиеләре җитәкчесе, ашлык кабул итү һәм эшкәртү предприятиесендә баш инженер,  дәүләт техника күзәтчелеге белгече... Болар –  Фәйрүс Минһаҗетдиновның хезмәт биографиясенең тулы булмаган исемлеге. Намуслы хезмәте өчен ул күп тапкырлар район хакимиятенең, профсоюзның өлкә коми-тетының, совет кораллы көчләренең төрле бүләкләренә лаек була.

Уктай атылган кыска гомере эчендә Фәйрүс күп нәрсәне колачлап калырга тырышты. Ул газеталарга мәкаләләр язды, мәзәкләр туплап, китап итеп бастырды, төрле конкурсларда катнашты. Күңелендәге иң саф, иң чиста хисләре шигырь юллары булып дәфтәр битенә төште.

Уктай атылып оча гомер юлы,

Чаптар аттай тормыш

                                          ташкыны.

Теләсәң дә, туктатырмын

                                                 димә,

Балкып тора һәрбер мизгеле.

– Улыбыз, кызыбыз өчен әтиләре, аның эшкә, гаиләгә карашы һәрвакыт үрнәк булды. Ул кабызган ялкын һаман да тормышыбызны җылытып, балкытып тора, – ди Фәйрүснең тормыш иптәше Рәйсә Минһаҗетдинова.

 

Мөнирә Арсланова.

Рәсемдә: Фәйрүс Минһаҗетдинов Киров исемендәге колхоз хезмәтчәннәре белән.

 

Фото – Минһаҗетдиновларның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев