Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үткәннәрдән кайтаваз

Авылыбыз матур табигате, саф сулы чишмәләре, текә ярлары, җиләкле аланнары белән үзенә тартып тора. “Элек Вәрәшбашта агач та юк иде, бөтен җир ялангач чокыр-чакыр иде, хәзер генә шулай матур ул”, – ди әби-бабайлар. Чыннан да яшеллек күп авылда. Кайчак агачлар басып китәр дә, авыл урман эчендә калыр төсле тоела миңа. Элеккеге кебек кешесе, бала-чагасы, сыер, сарык көтүлекләре юк шул авылда...

Эх, авылның гөрләп торган чакларын бер күз белән генә карап торырга. Урам тутырып көтү киткәнен; ферма эшчеләренен таң беленер-беленмәс эшкә ашыгуларын; трактор, җигүле атларның урам буйлап узуларын; халыкның көтү каршысына төшүен; яшьләрнең кичке уенга җыелуын күрәсе килә. Бар иде мондый чынга ашмас бер хыял.

Беркөнне Мөслимнән Бөек Ватан сугышы һәм мәгариф ветераны Мансур абый Зиннуров шалтырата. Мансур абый безнең авылда 70 елларда гаиләсе белән яшәгән, мәктәп директоры булган. Сугыштан каты яраланып кайткан, сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызуда, балаларга аң-белем бирүдә бөтен көчен куеп эшләгән олуг шәхес, Мөслимебезнең горурлыгы ул. Шалтыратуының сәбәбе бар икән. “Миндә Вәрәшбаш авылы турында альбомнар саклана. Шуларны мәктәп музеена тапшырасы килә”, – диде ветеран.

Бик шатландым мин бу хәбәргә. Озак көттермичә, Мансур абый янына киттем. Альбомнар чын хәзинә булып чыкты. Вәрәшбаш авылының 1968-1972 еллардагы торышы турында 5 альбом. Боларга өстәп, минем кулга шул чорда Мансур абыйның хатыны Сәгыйдә апа алып барган әдәби түгәрәк әгъзалары төзегән 5 альбом да килеп төште. Альбомнар җитмешенче елларда ничек ясалганнар, шулай сакланганнар да: рәсемнәре ачык, фотолары таушалмаган, язулары энҗе кебек тезелеп киткән! Укулары рәхәт. Һәм аларда – тарих, безнең авыл тарихы.

233 авылдашымның исеме телгә алынган бу альбомнарда, аларның күпләре арабызда юк инде. Ә бүгенге әби-бабайларның япь-яшь чаклары. Алар иген уралар, алар сарык, дуңгыз, бозау карыйлар, ярыша-ярыша сыер савалар. Кайсы механизаторның күпме җир сөргәне, савымчының ничә литр сөт сауганына кадәр мәгълүмат бирелә. Бар да дәртләнеп эшлиләр. Аларны зурлыйлар, рәсемнәрен почет такталарына эләләр, башкаларга үрнәк итеп Казанга, Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәләренә җибәрәләр. Кичләрен клубта концертлар гөрли.

Җитмешенче еллар – Вәрәшбаш авылының иң гүзәл чоры. Авылда икешәр колхоз, барлыгы 11 комбайн, 16 трактор, 2340 баш сарык, 156 баш мөгезле эре терлек, 582 баш дуңгыз, колхозның умартасы бар. Ә мәктәптә 214 бала укый.

Мин болар турында йотлыгып укыдым. Шундый зур табышым барлыгын башкаларга да җиткерәсем килде. Хыялым тормышка ашты бит! Авылымның элеккеге чорына кайтып килгәндәй булдым.

Мансур абый, рәхмәт сезгә! Бүләгегез мәктәп музеенда лаеклы урын алыр һәм авылыбыз тарихы турында бер ядкарь булып сакланыр. Әле бик күп буыннарга туган авыллары турында якты кайтаваз булып хезмәт итәр бу альбомнар.

Ләйсән Яхина,

Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе директоры.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев