Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үткәннәрдән бүгенгегә күпер. Фоторепортаж

Рус Шуган авылында “Авыл ишегалды” музеен ачу тантанасы булды. Әлеге чарада район башлыгы Рамил Муллин, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов, авыл халкы катнашты

– Музей ачылу – һәрвакыт зур бәйрәм. Вакыт җебен өзелмәслек итеп бәйләп-төйнәп тотучы, үткән белән бүгенгегә күпер салучы мондый биналар күбрәк булсын. Рус Шуган авылы үрнәгендә мондый музейлар киләчәктә башка җирлекләрдә дә булдырылыр дип уйлыйм. Музейга халык эзне суытмасын. Заллары кызыклы экспозицияләргә бай булсын! – диде Рамил Муллин. 
Символик кызыл лентаны авыл аксакалы Иван Гузиков кисте. Озак еллар авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куйган карт: “Бу көнне авылыбыз белән көтеп алдык. Озын гомерле булсын”, – диде. Музейны булдыру идеясе белән озак вакытлар янып йөргән Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәвес Фәрхетдиновның да шатлыгы чиксез иде: 
– “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе, “Мөслим балалары” җәмгыятенең Мөслимдәге рәисе Сәвия Хәбирова социаль мөһим проектларда катнашу мөмкинлеген хәбәр итте, документация эшләрен бергә башкардык. Музейны оештыру идеясен район башлыгына әйткәннән бирле, көн-төн шул хакта уйланып йөрдем. Әйткән сүз – аткан ук диләрме әле?! Артка юл юк, тырышырга, булдырырга кирәк дип, авыл халкы белән бергәләп эшкә тотындык. Кем нәрсә булдыра ала, шуны китерде. Авыл тормышын чагылдыручы материаллар, төрле мәгълүматлар туплый башладык. Эзли торгач, төрле экспонатлар да табылды. Шушы зур эшкә көче кергән һәркемнең исеме музейга керү өлешенә язып куелды. 
“Рус авыл ишегалды” проектының җитәкчесе буларак, Фирдәвес Фәрхетдинов проектка үзенчәлекле идеялар тәкъдим иткән. “Президент грантлары фонды” үткәргән икенче конкурста катнашып, әлеге проект 400 мең сум грантка ия булган. РФ Президенты гранты средстволарына музей бинасына ремонт үткәрелгән, ишегалды төзекләндерелгән, капка-коймалар ясалган. 
– Элек бу бина авыл халкына чиркәү буларак хезмәт итте. Изге урын дияр идем. Моннан соң да халык бу урынга бик теләп йөрер. Бездән соң киләчәк буын үткәнебезне хөрмәт белән искә алыр, рус халкының яшәешен, гасырлардан килгән гореф-гадәтләрен саклар дип өметләнәбез, – диде лаеклы ялдагы Вера Лобанова. 
Җәй дәвамында ремонт эшләре белән шөгыльләнгән авыл кешеләре Сергей Кузнецов, Владислав Новиков, Галина Новиковага Рәхмәт хатлары тапшырылды. Зур итеп пешерелгән түгәрәк ипидән авыз иткәч, кунаклар музейга узды. 
Бер гасыр элек чиркәү булып хезмәт иткән бина соңрак мәдәният йорты итеп үзгәртелгән. Соңгы елларда биредә хуҗалык кирәк-яраклары сакланган, үзенчә склад булган. Мондый музей якын-тирә районнарда да юк. Музейның дүрт бүлмәсе дүрт чорны үз эченә алган. Керү өлешендә Рус Шуган авылының 300 еллык тарихы чагыла. Фотосурәтләр белән эшләнгән бүлмәдә авылда якты эз калдырган, хезмәт куйган, авылның яшәешенә лаеклы өлеш керткән уңганнарның рәсемнәре эленгән. Без аларны “Рус Шуганга – 300 ел”, “Новый путь” колхозына – 90 ел” исемле күргәзмәләрдә күрдек. Юбилей даталарны Рус Шуган халкы 2020 елда билгеләп үтәчәк. 
Узган гасырның 40-60 нчы еллары рухында эшләнгән бүлмәгә узабыз. Самавыр, агач һәм балчык савыт-саба, керосинка – шул чордагы аш бүлмәсенең алыштыргысыз атрибутлары. Дивардагы иске иконалар, тәреләр, идәндәге сугылган палас, каба... ул заманаларда һәрбер йортта булгандыр, мөгаен. 
– Өй бүлмәләре итеп ясалган бинага килеп кергәч, үзеңне башка параллельдә кебек хис итәсең. Торфка яисә шахтага акча эшләргә барганда авыл халкы күтәреп киткән чемоданнарны, пластинкалы патефоннарны, каурый каләмнәрне инде без өлкәннәрдән ишетеп кенә беләбез. Милли киемнәр, чабата кигән хуҗабикәнең балаларын тәрбияләргә җитешүен дә, ашарга әзерләргә өлгерүен дә күрдек. Гаилә башлыгы булган ир кешенең йортта төп терәк булуы да ассызыкланды. Бишектәге сабыйны тибрәткән әни кешенең ара-тирә карават астындагы үрелгән ояга күз ташлавына да игътибар иттек. Ана казның өйдә шулай йомырка чыгарган вакытлары инде ерак үткәндә калды. Мондый музейлар менә шул үткәнне онытмыйча сакларга мөмкинлек бирә, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов. 
70-80 нче елларны чагылдырган бүлмә безгә якынрак, әлбәттә. Совет чорындагы балачакка кайтып килгәндәй булдык. Монда хәллерәк кеше яшәгәне күренеп тора. Бәлки укытучылар гаиләседер. Диварда эленеп торучы Макаренко портреты шул турыда сөйли. “Мир” суыткычы, “Рекорд” радиоалгычы, “Рассвет” телевизоры, катушкалы “Нота” магнитофоны, транзисторлы приемник, “будильник”, дивардагы герле сәгать 70-80 нче елларга алып кайтты. Өй хуҗасы гармунда уйный, өстәлдә СССР тарихы, китаплар, “Радио”, “Октябрь”, “Дон” журналларының бихисап булуы ул вакытларда яшьләрнең күпләп газета-журналлар укуына ишарәли. 
Дүртенче бүлмәгә музейның арткы өлешеннән керәсе. Ул сарай итеп эшләнгән. Авыл кешесенең төп ярдәмчесе булган ат сабаны, туку станогы, бал аерту аппараты, балык тоту җайланмасы, башка бик күп кирәкле көнкүреш әйберләре сарай диварларында, киштәләрдә урын алган. Кул хезмәтенең авыл хуҗалыгында мөһим роль уйнавын искәртә әлеге бүлмә. 
– Рус ызбасы итеп эшләнгән музей күңелдә бары тик җылы хисләр генә калдыра. Биредән халык өзелмәсен иде. Музейны төзекләндерү, аны тулыландыру, экспонатлар белән баетуга өлеш керткән һәркемгә рәхмәтлемен, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина. 
Мондый музейлар җирлегебездә алга таба да булыр әле. Ник дигәндә, кунакка чакырылган башка авыл җирлекләре башлыклары да русшуганлылар башлангычына кызыгып китте. Халкыбыз йолаларын, тормышын, яшәү рәвешен гәүдәләндергән тарих битләре музейда кадерле ядкәр булып саклансын! 
Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев