Төкле аягың белән, Яңа ел!
Яңа елдан һәркем нидер көтә. Могҗиза булыр да мизгел эчендә барысы да үзгәрер кебек.
2021 ел кешелек дөньясы өчен җиңелләрдән булмады. Мәкерле авыру тотрыклылыкны шактый какшаткандыр. Әмма медаль ике яклы диләрме әле? Коронавирус якыннарыбызның, тормышның кадерен, очрашу-аралашуларның бәһасен арттырды кебек.
Мөслим районы өчен ел, гадәттәгечә, вакыйгаларга бай булды. (Аларны без газетабызның икенче битендә барларбыз.) Мөслимдә быел Бөтенроссия Сабантуен үткәрүләрен белеп алган Кыш бабай да, әнә, Ык буендагы авыл ихатасында тукталырга булган. Алай гына да түгел, Кыш бабай балаларны бүләкләр белән дә сөендерергә өлгерде.
Балалар гына түгел, Яңа елны өлкәннәр дә көтә (могҗиза тудыру үзләреннән торуын белсәләр дә!). Хәер, өлкәннәрнең әкияткә ихтыяҗы кайчак балаларныкыннан да зуррак, диләр бит. Тик барысы да үзебездән тора! Ышанычны югалтмыйк!
Римма Афзалова.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев