Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тиздән Түбән Табын урта белем бирү мәктәбе дә яңа төсмер алачак

Мәктәпләргә капиталь ремонт ясау дәүләт программасы кысаларында ел саен республиканың күпсанлы мәгариф учреждениеләре төзекләндерелә. Мөслим районында да, программада катнашу нәтиҗәсендә, һәр елны, ким дигәндә, 2-3 мәктәп капиталь ремонт кичерә. Түбән Табын урта белем бирү мәктәбе - моңа ачык бер мисал.

Авыл җирлекләрендә урнашкан башка мәктәпләр кебек үк Түбән Табын мәктәбе дә күптән салынган бина. Билгеле, мәктәпнең түбәсе дә, ишек-тәрәзәләре дә тузган. Канализация, электр челтәрләре - барысы да ремонт таләп итә.

Әйе, бүген бу проблема чишелеш тапты. "2015 елда коррекцион мәктәпләргә ремонт ясау" дәүләт программасы кысаларында Түбән Табын мәктәбен төзекләндерү өчен финанс средстволары бүлеп бирелде. Бүгенге көндә Илдар Авзалов җитәкчелегендә Хуҗалыкара төзелеш оешмасы булачак коррекция мәктәбендә реконструкция эшләре алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев