Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтиләр көне дә бар!

Шимбә көнне район мәктәпләрендә Әтиләр көне уңаеннан спорт ярышлары үтте. Мөслим лицееның башлангыч сыйныф укучылары әтиләре белән футбол уйнадылар. Балалар “Күңелле стартлар”да да рәхәтләнеп күңел ачтылар. Көн кояшлы булгач, уеннар саф һавада, мәктәпләрнең спорт мәйданчыкларында үтте.

Әтиләр көне – яңа бәйрәм. Ул РФ Президенты карары белән быел беренче тапкыр үткәрелде. Әтиләр көне ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк.

Бәйрәмнең тарихына килсәк, Америкада яшәүче Уильям Смартның хатыны алтынчы баласын тапканда вафат була. Уильям алты баласын ялгызы тәрбияләп үстерә. Ир янәдән гаилә кормый. Балаларына әти дә, әни дә булып яши. Гражданнар сугышы ветераны булган әлеге ир-ат фермада эшли. Уильям Смартның кызы гаиләдә әтиләрнең роле зур булуы турында петиция яза. Җирле хакимият кызны хуплый. Уильям Смартның туган көненә туры китереп, 5 июньдә Әтиләр көнен үткәрергә планлаштыралар. Әмма, оештыру эшләре озакка сузылу сәбәпле, бәйрәм 19 июньгә күчә. Соңрак әлеге идеяне башка шәһәрләр дә күтәреп ала.

– Әниләр, өлкәннәр көне бар. Әтиләр көне дә булырга тиеш! Әтиләр – гаиләнең ныклы терәге. Алар исән-сау булганда, гаиләләребез, балаларыбыз да сәламәт булыр. Гаиләсен тәэмин итүче, йортта уңайлыклар тудыручы ир-ат – баласы өчен һәрвакыт үрнәк! Әтиләр көнен рәсми төстә игълан итүләренә мин бик шат, – ди Мөслим урта мәктәбе директоры Илзир Мадьяров.

Бәйрәмдә әтиләрнең күп булуы сөендерде. Баласының укуына гына түгел, ялларын, вакытын ничек уздыруына да битараф булмаган әтиләр бу көнне кабат яшьлекләренә кайтты кебек. “Әтиләргә бүләк бирергә, табигатькә чыгарга тагын бер сәбәп булды”, – ди Мөслим урта мәктәбе укытучысы Илшат Закиров.

– Кызым лицейның өченче сыйныфында белем ала. Әтиләр бәйрәменә чакыргач, килдем. Башкаларның әтиләрен килеп, мин бармасам, бала кимсенер иде. Балаларыбыз өчен вакытыбызны кызганмыйк! Әти белән баланы бәйләүче җепләр, ике арадагы җылылык, ярату, әтинең төпле киңәше – балалар өчен бик мөһим, – ди уеннарда катнашкан Илдус Галиев.

– Әтиләр көнен билгеләп үтү, аны спорт ярышы формасында үткәрү әти белән бала арасын тагын да ныгыта. Бу көнне балалар әтиләренә генә түгел, бабайларына да ярату-хөрмәтләрен җиткерә. Илдан улым миңа үзе ясаган бик матур открытка бүләк итте. Интернет заманы бит, Наил бабасына да, “Әтием өчен рәхмәт!” дип, ватсаптан шигырь җибәргән, – диде Илнур Балтаев.

Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе оештырган ярышларда Илнурның әтисе Наил дә катнашты. Яшьләрдән калышмый футбол уйнаган, бер спорт төреннән дә читтә калмаган дәү әтисе белән Илдан, һичшиксез, горурлану хисләре кичергәндер.

Район мәгариф идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Әтиләр көне киләчәктә тагын да зуррак масштабта үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев