Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Әти түгелме?” дип йөгердек

Сугыш тылдагыларның да үзәгенә үтте. Бала-чагалар, хатын-кызлар һәм әби-бабайлар белән бергә Рәшидә дә 14 яшеннән басуга эшкә йөри баш­лый.

Әтисенең сугышка киткән көнен яхшы хәтерли Рәшидә апа. Авыл башына хәтле озата бара ул аны.

– Алдагы көнне мунча яккан идек. Икен­че көнне әткәй белән әнкәй басуга борчак ча­барга киттеләр. Мин мунча керләрен юып йөргәндә, ихатабызга авыл советы рәисе Кашаф абый килеп керде. “Әтиегез сугыш­ка китә, әзрәк ашарына төйнәштергәлә, сеңлем. Алар хәзер кайтып җитәләр”, – диде. Әткәй басудан кайтып юынуга капка төбенә җигүле ат килеп туктады. Арбага алар дүртәү утырды – Салих абзый, Хафиз абзый, әткәй һәм аның абыйсы Мирзанур абыкай. Мин дә, алар янына утырып, авыл башына хәтле бардым. Әткәй мине кочаклап үпте һәм нык итеп сөйде дә алар китеп тә бардылар, – дип күз яшьләре белән искә ала Сөякәй авылын­нан Рәшидә апа Хәлилова.

Рәшидә һәм аның энесе үги әниләре, су­кыр әби-бабасы белән кала. Әниләре көн бу­ена эштә, балалар каралты-курада эшлиләр, әби-бабаларын карыйлар. Тапкан бар ри­зыкларын: кәлҗемәме ул, юа-кузгалакмы, ашарга яраклы башка үләнме – барысын да әби-бабасы белән бүлешәләр. Озакламый Рәшидә дә басуга эшкә чыгып китә.

– Башта – утауга, соңрак хатын-кызлар­га ияреп уракка йөрдем. Басулар ерак, иртән китеп, кичке караңгыда гына кайтып ава­быз. Берсендә, җиләк ашап чыгабыз дип, ур­манга кереп киттек. Йөри торгач төш җитә язган. Бу хакта идарәдәгеләр дә белеп ал­ган. Икенче көнне иртән безне җыеп ачу­ландылар. Наилә дигән кызга бигрәк тә нык эләкте. Аның әтисе сугышта бармакларын өздереп кайткан иде. Колхоз рәисе Наиләгә: “Атаңныкы кебек бармакларыңны өзәрмен!” дип җикергәндә елашып беттек, – ди ул.

Ул вакыттагы интегүләрен, авырлы­кларны сөйләп кенә бетерерлекме соң? Хатирәләрнең барысы да ачы. Ул көннәрне Рәшидә апа бүген дә күз яшьләрсез генә искә ала алмый.

– Сугыш бетү хәбәрен ишеткәндә энем белән бакчада идек. Әнкәй елый-елый йөгереп кайтып керде: “Сугыш беткән!” – диде ул, сөенеченнән нишләргә белмичә. Без дә аңа кушылып әле елыйбыз, әле көләбез. Һәр көнне әткәйне көтә башладык. Бер-бер артлы авылга солдатлар кайта башлады. “Солдат кайта!” дигән хәбәрне ишеткән саен басу капкасына йөгердек. Әмма ул әткәй бул­магач, елап кайтып китә идек. Күпме генә көтсәк тә, әткәебез кайтмады.

Кыз 1949 елда фермада сыер сава башлый. Уңган кыз монда да тырышып, күңелен биреп эшли. Ул вакытта эшләр ничек кенә авыр булуга карамастан, үз эшен бик яратып башкара. Югары хезмәт күрсәткечләренә ирешкәне өчен Рәшидәне Мәскәүгә – Бөтенсоюз халык казанышлары күргәзмәсенә җибәрәләр.

Күргәзмәдән кайткач кыз тагын да ка­натланыбрак эшли башлый. Озак та үтми кыз Рифкать исемле егет белән гаилә корып җибәрә. Яшь парны сөендереп, ике кыз һәм бер малай туа.

– Рифкатем белән бәләкәй генә салам түбәле өйдә яши башлаган идек, яңадан өй салып, зурайтып җибәрдек. Гомер буе күпләп мал-туар, кош асрадык. Балала­рыбыз да бик тырыш, эшчән булды. Ал­лага шөкер, гел хәрәкәттә булгач, карта­ерга һич вакыт юк. Һәр җәйне бик сагы­нып көтеп алам. Җәй көне авылда яшим. Көз көне генә улым белән киленем – Зәниф белән Гөлнурым янына киләм. Бүген тор­мышлар бик матур, бик рәхәт. Пенсияләрне ай саен биреп торалар. Бәйрәм алдын­нан дәүләтебез ярдәмен дә алдык. Рәхмәт җитәкчеләргә! Балалар, оныклар бу ма­тур көннәрнең рәхәтен, кадерен белеп яшәсеннәр. Яңадан сугыш утлары кабын­масын! – дип тели күпне күргән тыл вете­раны. Рәшидә Хәлилова һәр көнен шулай изге догалар белән башлап җибәрә. Җиде оныгы һәм алты оныкчыгы өчен – кадерле дәү әни, килен-кияүләре өчен хөрмәтле әни булып яши. 93 яшен ваклавына карамастан, бүген дә җитез хәрәкәтле, көр күңелле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев