Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әти-әниләр имтихан тапшырды

8 апрель көнне районыбызда “Ата- аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясе үтте. Ак­ция БДИ кабул итү пункты булган Мөслим лицеенда быел алтынчы тап­кыр оештырылды.

Тиздән, бик тиздән урта мәктәп укучылары бердәм дәүләт имтихан­нары тапшырачак. Укучылар бу төр тикшерүгә алдан әзерләнсә дә, имти­хан якынлашкан саен, борчылу тойгы­сы арта бара.

БДИга әзерләнгәндә мәктәп укучысының белеме генә түгел, пси­хологик халәте, кәефе, үз-үзенә ышанычның ныклыгы да зур әһәмияткә ия. Боларны булдыруда ата-аналарның роле бәяләп бетергесез зур.

Биремнәрне үзе чишеп, имтихан ал­дыннан балада була торган эчке халәтне, уй-кичерешләрне, борчылуларны өлешчә булса да үзе кичереп караган әти-әни, һичшиксез, баласының психологик ки­еренкелеген җиңәргә ярдәм итү ысулла­рын табачак, дип уйлый акцияне оеш­тыручылар. Шуңа күрә мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мондый акцияне ел саен үткәреп килә.

Акция барышында әти-әниләргә им­тихан вакытында балалары узачак бар­лык этапларны үтү мөмкинлеге булды­рылды. Теркәлү, телефон һәм рөхсәт ителмәгән шәхси әйберләрне тапшы­ру, имтихан алды контроле, бланк ту­тыру, аларны тапшыру кебек процеду­раны алар үз күзләре белән күрделәр. Ата-аналар имтихан кабул итү пунктла­рында оештырылган иминлек чаралары, имтихан материалларының басылу һәм эшкәртелү тәртибе белән дә танышты.

Быел акциядә катнашучыларга 3-4 сәгать урынына 1 сәгать эшләүгә исәпләнгән база дәрәҗәсендәге һәм төрле типтагы математика биремнәре тәкъдим ителде. “Эшли алырмынмы, математи­каны укып чыкканыма ни гомер үткән”, – дип курыккан әти-әниләр биремнәрне билге өчен түгел, аларның эшли алырлык икәнен күрү һәм мәсьәлә-мисалларның төрләре белән танышу өчен башкарып ка­рады. Нәтиҗәләр акция көнендә үк бил­геле булды.

Башка еллардан аермалы буларак, укучыларның эшләре быел имтихан эшләнгән кабинетларда үк сканер аша үтәчәк. Бу исә оештыручыларга тагын да зуррак җаваплылык өсти.

Гөлназ Җәлилова.

Автор фотосы.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев